«Йөгерүче китап – 2026» Бөтенроссия китапханә йөгереше (6+)

«Йөгерүче китап – 2026» язгы Бөтенроссия китапханә йөгереше кысаларында https://бегущаякнига.рф/ Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучыларга каршы йөгереп килеп, кечесеннән олысына кадәр – барысын да китап сөючеләргә әйләндерә. 
26 майда, Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан, шәһәребез халкын ел саен уздырылучы «ЙӨГЕРҮЧЕ КИТАП» Язгы Интеллектуаль йөгерештә катнашырга чакырабыз!
2026 елда китапханәләргә яңа укучыларны җәлеп итүгә, укуга һәм интеллектуаль үсешкә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән, шулай ук Россиянең «иң күп укучы ил» дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертергә чакыручы күләмле социомәдәни акциясен үткәрүгә 10 ел тула.    
«Йөгерүче китап» РФнең 82 субъектындагы төрле юнәлештәге 3500 дән артык китапханә учреждениеләрен берләштерә. Узган елларда аның интеллектуаль маршрутларында 300 дән артык зур һәм кече шәһәрләрдән һәм меңнән артык авыл җирлегеннән 650 меңнән артык китапханәчеләр, волонтерлар һәм китап сөючеләр катнашты!

Быелгы Язгы йөгереш Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. В ходе майского марафона «Китапйөгерешчеләре» дигән май марафоны барышында ватаныбызның иксез-чиксез киңлеклләрендә яшәүче халыклар һәм этник төркемнәр, аларның теле һәм мәдәниятенең байлыгы һәм үзенчәлеге, шулай ук әлеге халыклардан чыккан, ил үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән күренекле вәкилләре турында белемнәрен тикшерәчәкләр.  
26 майда 12 сәгатьтә китапханәчеләр китапханә бинасыннан старт ала. 
Йөгерешнең маршруты: Шәһәр үзәк китапханәсе – Тарих һәм Туган якны өйрәнү музее – Гидротөзүчеләр урамы – Мәдәният һәм ял паркы (ГЭС) – 9 май скверы – Ямашев бульвары – Шәһәр үзәк китапханәсе

Акциядә китапханәчеләргә үз теләге белән ярдәм итүчеләр сыйфатында инициативалы волонтёрлар гына түгел, ә үз туганнары һәм якыннары белән бергә гади укучылар да кушыла ала. 

Поделиться: