«Тукайлы балачак» әдәби сәгате (6+)

«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында 7 май көнне 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тукайлы балачак» дигән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында балалар Г. Тукайның биографиясе, аның авыр балачагы, бөек шагыйрьнең иҗаты һәм әсәрләре белән танышты.

20260423_134403
20260423_135946
IMG_20260507_132808_862
IMG_20260507_132935_103

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Габдулла Тукайның балаларга да, өлкәннәргә дә бер дәрәҗәдә кадерле булган шагыйрь булуы турында белде. Малайлар һәм кызлар туган телгә, туган илгә, аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укыды. Укучылар зур кызыксыну белән «Табышмаклар сандыгы» уенында катнашты, анда иллюстрацияләр буенча шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре исемнәрен атады. Яшь укучылар үзләрен артистлар ролендә дә күрсәтте, бик теләп «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» әсәрләрен сәхнәләштерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: