«Китапханә диктанты – 2026» акциясе (0+)

Шәһәр китапханәләре Новосибирск өлкәсе яшьләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясенә кушылды. Акция җәмәгатьчелек игътибарын китапханәләргә, аларның мөмкинлекләренә һәм ресурсларына җәлеп итүгә, шулай ук китапханәче һөнәрен яшьләр арасында популярлаштыруга юнәлдерелгән. 
Акцияне төп вакыйгасы – тест, ул китапханә төшенчәләренә һәм аңлатмаларына, китапханәлә үсеше тарихына, китапханәче һөнәренә, хәзерге заманда китапханә эшенең торышына багышланды. 27 майда тест Китапханә диктанты сайтында Мәскәү вакыты белән 06.00 сәгатьтән алып 72 сәгать дәвамында онлайн рәвештә үтү өчен ачык булачак. 30 май көнне 06.00 Мәскәү вакыты белән 06.00 сәгатьтә ябылачак.  
Шулай ук 2026 елның 5 маеннан 30 маена кадәр Россия китапханәләрендә теркәлү узган мәйданчыкларда Китапханә диктантына ярдәм итү йөзеннән агарту чаралары узачак. Бу чаралар китапханә һәм китап эшенә, китапханәләрнең мөмкинлекләре һәм ресурсларына, китапханәче һөнәренә, китапханәче һөнәренә өйрәтүче уку йортларына һәм китапка, укуга һәм китапханәгә кагылышлы барлык нәрсәгә багышланачак. 
Чарада яшенә, белеменә һәм социаль хәленә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала.

Акциядә катнашу өчен:
1) 6 майдан 26 майга кадәр – «ВКонтакте»да «Китапханә диктанты – 2026» https://vk.com/bibdiktantnoub төркемендә мәгълүмат постларын укырга. Әлеге постлар нигезендә Китапханә диктанты сораулары әзерләнәчәк;
2) 10 майдан 30 майга кадәр – якын-тирәдәге китапханәгә Китапханә диктанты мәйданчыгына кызыклы чарага килергә. Акция мәйданчыгы булган китапханәләр исемлеге түбәндәге сылтама буенча https://библиотека-челны.рф/nashi-biblioteki Чаралар программасын йөкләргә;
3) 27 майдан 30 майга кадәр  – http://infomania.ru/dictant/ сылтамасы буенча Китапханә диктанты сайтында тест үтәргә.

Адымнар:
1) Китапханә диктанты сайтына керергә. 
2) Теркәлү формасын тутырып, катнашу буларак теркәлү узарга. Сез күрсәткән исем һәм фамилия акциядә катнашучы сертификатына автомат рәвештә куелачак.  
3) Тестны үтәргә. 
4) Нәтиҗәне белергә. Һәр дөрес җавап = 1 балл.
5) Тестны үткәннән соң катнашучы сертификатын йөкләп алырга яки мөстәкыйль рәвештә теркәлү вакытында күрсәткән электрон почтага җибәрергә. 
6) Тест нәтиҗәләре кире каралмаячак. 

Акция нәтиҗәләре турында мәгълүмат 2026 елның 30 маеннан соң басылып чыгачак.  

#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ
#пишубиблиотечныйдиктант2026
#библиотечныйдиктант

Поделиться: