«Җиңү язы» хәтер сәгате (6+)

4 майда 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Җиңү язы» дигән хәтер сәгате узды. Яшь укучылар, Бөек Ватан сугышы тарихына кагылыр өчен, мавыктыргыч, һәм шул ук вакытта әһәмиятле үткәннәргә сәяхәткә юл тотты. 

20260504_103621
20260504_094921
20260504_094204
20260504_102049
20260504_092704
Чара дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Шул заман рухын тоярга ярдәм итүче, шул кырыс еллар атмосферасына алып кереп киткән шигырьләр һәм җырларны балалар игътибар белән тыңлады. Сугыш тематикасы белән бәйле табышмаклар кызыклы булу белән бергә катнашучыларның тапкырлыгын һәм хәтерен дә үстерде. Яшь геройларның батырлыгы турында видеороликны карау кунакларга үзгә бер тәэсир ясады. Авыр вакытта яшәгән яшьтәшләренең батырлыгы һәм фидакарьлеге турындагы тарихлар балаларны Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүе турында уйланырга мәҗбүр итте. Китапханәче героик тарих битләре турында сөйләде. Ул бүгенге көндә тынычлык һәм җиңүнең никадәр кадерле булуы һәм аларны саклауның мөһимлеген ассызыклады. Мәңгелек кыйммәтләр – авыр вакытларда һәрвакыт терәк булып торучы ата-аналарның балаларына карата мәхәббәте һәм үзара ярдәмләшү көче турында да искә төшерделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: