«Бердәмлек коды: укы, тудыр, илһамландыр!» һөнәри буктрейлерлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды (18+)

Время проведения: С 27 января по 29 апреля 2026 года

2026 елның 27 гыйнварыннан 29 апреленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»нда Россия халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек коды: укы, тудыр, илһамландыр!» дигән һөнәри буктрейлерлар бәйгесе узды. 
Бәйгенең максаты — Китапханә белгечләрен үзенчәлекле буктрейлерлар ясау буенча иҗади эшкә җәлеп итү һәм аларны алга таба китапханә эшчәнлегендә куллану.
Катнашучыларга милләтара татулыкны, мәдәни диалогны һәм Россия Федерациясе халыкларының тарихи бергәлеге темаларын ачып салучы китапларны тәкъдим итүче кыска вакытлы видеороликлар ясарга кирәк булды. 
Бәйгедә 1, 8, 11, 12, 24 нче санлы китапханә хезмәткәреләре аеруча активлык күрсәтте. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге һәм 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре бәйгегә бер эш тә тәкъдим итмәде. 
Жюри эшләрне түбәндәге критерийлар буенча бәяләде: тематикага туры килүе, башкару сыйфаты, үзенчәлеге, эмоциональ тәэсире һәм библиографик тасвирламаның грамоталылыгы.
Жюри  әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады: күп эшләр үзенчәлекле, профессиональ һәм иң югары бәягә лаек иде. Катнашучылар арасында баллар аермасы бик аз булды, ә кайбер номинацияләрдә призлы урыннарны бүләргә туры килде. 

Бәйгенең җиңүчеләре:

«Берләштерүче классика» номинациясе
I урын — Мухачева Евгения Александровна (11 нче санлы китапханә)
II урын — Попова Екатерина Николаевна (6 нчы санлы китапханә)
II урын — Фәрхетдинова Ксения Сергеевна (24 нче санлы китапханә)
III урын — Баранова Мария Петровна (Үзәк китапханә, балалар белән массакүләм эш бүлеге)
III урын — Сираҗетдинова Ландыш Рәфвак кызы (17 нче санлы китапханә)
III урын — Хәбибуллина Гөлнара Мидехәт кызы (Үзәк китапханә, белешмә-мәгълүмат бүлеге)

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен хәзерге заман әдәбияты» номинациясе
I урын — Ирусланова Регина Алисовна (14 нче санлы китапханә)
II урын — Галиәкбәрова Гөлназ Дамир кызы (Үзәк китапханә, балалар белән массакүләм эш бүлеге)
II урын — Кашапова Венера Шаһит кызы (Үзәк китапханә, балалар белән массакүләм эш бүлеге)
III урын — Привалова Елена Сергеевна (Үзәк китапханә, балалар белән массакүләм эш бүлеге)
III урын — Петрова Елена Евгеньевна (11 нче санлы китапханә)
III урын — Яковлева Полина Евгеньевна (Үзәк китапханә, сәнгать бүлеге)

«Бердәмлек күптөрлелектә» номинациясе
I урын — Аксуева Әлфия Зөфәр кызы (12 нче санлы китапханә)
II урын — Фәхретдинова Рәмзия Сынбулат кызы (1 нче санлы китапханә)
III урын — Хәертдинова Ләйсән Дамир кызы (8 нче санлы китапханә)

«Туган ягым зур илдә» номинациясе
I урын — Романова Светлана Анатольевна (5 нче санлы китапханә)
II урын — Гарипова Венера Равил кызы (11 нче санлы китапханә)
II урын — Князева Елена Владимировна (11 нче санлы китапханә)
III урын — Диярова Роза Тимергаяз кызы (Үзәк китапханә, балалар белән массакүләм эш бүлеге)
III урын — Смирнова Елена Николаевна (Үзәк балалар модель китапханәсе)

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерәбез! 
Әлеге буктрейлерлар үз тамашачысын табар һәм күп кенә укучыларны яхшы китаплар белән танышуга рухландырыр!
Иң яхшы эшләр сайтның «Китаплар дөньясы» — «Укырга тәкъдим итәбез» бүлегендә басылып чыгачак.

Поделиться: