«Безнең хәтердә Чернобыль» хәтер кичәсе-дәресе (12+)

27 апрельдә 16 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен Чернобыль атом-электростанциясендә булган фаҗиганең 40 еллыгына багышланган «Безнең хәтердә Чернобыль» дигән хәтер кичәсе-дәресе уздырды. Балалар кайчан һәм кайда һәлакәт килеп чыгуы, аның сәбәпләре, аның нәтиҗәләрен бетерү ничек баруы һәм шунда яшәгән һәм аннан соңгы буыннарга әлеге һәлакәтнең йогынтысы турында белде. Очрашу барышында һәлакәтнең масштаблары һәм аның әйләнә-тирә мохит һәм кешеләр өчен нәтиҗәләре яктыртылды: кислоталы яңгырлар һәм үле агачлардан торган «сары урман», ташландык авыллар һәм шәһәрләр, 30-километрлы читләшү зонасы, йөзләгән юкка чыгарылган һәм күмелгән торак пунктлар.

IMG-20260427-WA0004
IMG-20260427-WA0007

Очрашуда катнашучылар авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан геройларның – үз сәламәтлекләре һәм гомерләре бәрабәренә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә үзеннән өлеш керткән янгын сүндерүчеләр, хәрбиләр, инженерлар, медицина хезмәткәрләре һәм үз теләкләре белән килүчеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге турынңа сөйләгәнне игътибар белән тыңлады. Чара вакытында катнашучыларга Юрий Щербакның «Чернобыль» китабыннан өзекләр укылды, «Чернобыль: как это было», «Памяти пожарных Чернобыля», «Вошедшие в пламя», «Чернобыль: 40 лет спустя» һ.б. документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Чернобыль фаҗигасе кайтавазы әле күп еллар яңгырар, нәкъ менә шунлыктан әлеге бәланең тарихы һәм аның нәтиҗәләрен җиңү тарихы кешеләрнең болар турында белүенә һәм онытмавына лаек. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: