«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» балалар укуына ярдәм итү буенча XVII Халыкара патриотлык акциясе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 6 мая 2026 года

6 май көнне «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» балалар укуына ярдәм итү буенча XVII Халыкара патриотлык акциясе уздыра.
Акция – балалар укуына ярдәм итү буенча зур масштаблы халыкара чара, аны уздыру идеясе Самара җирендә туган.
Аның максаты – 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы балалар әдәбияты үрнәкләре мисалында балалар һәм яшүсмерләрдә мөһим рухи-әхлакый һәм социаль кыйммәтләр буларак гражданлылык һәм патриотлылык формалаштыру өчен шартлар булдыру. 

Акция нигезендә – 5-15 яшьлек балаларга кайсы ведомствога каравына карамастан төрле учреждениеләрдә сугышның иң танылган эпизодлары турында әсәрләрне кычкырып уку. 
6 ел эчендә Акциядә 9,0 миллионнан артык балалар һәм яшүсмерләр катнашты.
2026 елның 20 мартында китапханә сайтының Акция битендә катнашучыларны теркәү башланды. Россия Федерациясе (83 төбәк), Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Төркиядән 1000 нән артык учреждение катнашу нияте барлыгын белдерде.  Р
ВАкцияне үткәрү турында барлык кирәкле мәгълүмат «Самара өлкә балалар китапханәсе» сайтында. 
Нигезләмә

Поделиться: