«Тукай яши» акциясе (12+)

Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре шәһәр халкына шагыйрьнең бөек мирасы турында искә төшерү өчен урамга чыкты. Үтеп баручылар китаплар урнаштырылган өстәл янында тукталып, Тукай иҗаты белән танышты. 

13ф. 24.04 26 Акция Тукай Яши 7
13ф. 24.04.26 Акция Тукай яши 3
13ф. 24.04.26 Акция Тукай яши 4
13ф. 24.04.26 Акция Тукай яши 6
13ф. 24.04.26 Акция Тукай яши 8
13ф. 24.04.26 Акция Тукай яши 10

Китапханәчеләр шәһәрдәшләрдән: «Сез Тукайның нинди шигырьләрен, әсәрләрен беләсез?» дип сорады. Үсеп килүче буынның Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуы бик куанычлы. Төрле яшьтәге кешеләр бик теләп «Шүрәле», «Туган тел», «Су анасы» һ.б. әсәрләрдән өзекләрне укыды. Шәһәр киңлегендә, Тукайның безнең һәрберебездә яшәвен дәвам итүен дәлилләп, шагыйрьнең җанлы шигъри юллары яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: