«Чернобыль: вакытлар аша караш» батырлык сәгате (12+)

40 ел элек – 1986 елның 26 апрелендә бөтен дөнья Чернобыль Атом электростанциясендә яңгыраган энергоблок шартлануыннан «тетрәнеп» куйды. Бу көнне истәлекле дата — радиацияле аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге авария һәм һәлакәтләрдә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. 

10ф. Час мужества «Чернобыль взгляд сквозь время». Звучит песян, , посвящённая героям-чернобыльцам
10ф. Час мужества «Чернобыль взгляд сквозь время». Смотрим кадры кинохроники
10ф. Час мужества «Чернобыль взгляд сквозь время»

Бу вакыйгага 10 нчы санлы китапханә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр өчен чара әзерләде.
Китапханәче сөйләгәннәрдән кунаклар шул көннәрнең куркыныч вакыйгалары, авариянең дөньяның экологик халәтенә йогынты ясавы һәм, әлбәттә инде, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның геройлыгы һәм батырлыгы турында белде. Вакыйгалар килеп чыккан урыннардан фотоларны һәм видеосюжетларны күрсәтү безне тагын бер кат әйләнә-тирә дөньяның никадәр нәзберек булуы турында уйланырга мәҗбүр итүче фаҗиганең масштабын күрсәтте. 
Программада чернобыльче геройларга багышланган һәм шул исәптән шул вакыйгаларда катнашучыларның үзләре язган шигырьләре һәм җырлары яңгырады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: