«Җирнең дүрт патшалыгы» Бөтендөнья Җир көненә квест (0+)

24 апрельlдә 23 нче санлы китапханә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Җирнең дүрт патшалыгы» дигән Бөтендөнья Җир көненә багышланган квест үткәрде.
Бөтендөнья Җир көне – ул календарьда бер дата гына түгел, ә гамәлләр кылуга чакыру, уртак йортның нәзбереклеге һәм матурлыгы турында искә төшерү. Бу көнне бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешеләр табигатьне кайгыртуларын белдерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән чараларда катнашу өчен берләшә. 

2. 23ф. Квест ко Всемирному дню Земли «Четыре царства Земли» (0 )
3. 23ф. Квест ко Всемирному дню Земли «Четыре царства Земли» (0 )
4. 23ф. Квест ко Всемирному дню Земли «Четыре царства Земли» (0 )
1. 23ф. Квест ко Всемирному дню Земли «Четыре царства Земли» (0 )

Яшь катнашучылар Җирнең әлеге дүрт патшалыгының һәрберсе аша үтте, аларның үзенчәлекләре һәм экологик проблемалары белән бәйле биремнәр башкарды. Шулай ук «Урман викторинасы» сорауларына җавап бирде һәм табигать турында табышмаклар чиште. 
Чара барышында балалар урманнар, елгалар һәм күлләрне саклау, хайваннар һәм үсемлекләргә сакчыл мөнәсәбәт, Кызыл китапка кергән күптөрле дару үләннәре белде, үзләре өчен яңа кошлар, бөҗәкләр, балыклар исемнәрен ачты. 
Чара «Әйләнә-тирә дөнья» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: