«Урман көче» экологик уены (6+)

Урман Җир тормышында мөһим роль уйный. Ул кешеләрне чиста һава белән тәэмин итә, су режимын саклауда катнаша, туфракны саклый һәм күпсанлы тере организмнарның яшәү мохите булып тора. 23 апрельдә 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Урман көче» дигән экологик уен уздырды.

IMG_20260423_105749
IMG_20260423_111515
IMG_20260423_125807_221 — копия

Чара барышында балалар урманның кеше өчен нәрсәсе белән файдалы булуы, аның кешеләргә чиста һава гына түгел, ә ризык та, су да бирүе турында белде. Шуннан соң балалар «Эко-ассорти» экологик викторинасы сорауларына җавап бирде һәм «Смешарики. Азбука защиты леса» мультфильмын карады. Чара азагында укучылар үзләренең табигатькә ничек ярдәм итә алулары турында фикер алышты һәм урман турында китаплар белән танышты. Балалар урманны сакларга һәм аның кадерен белергә кирәклегенә, һәм бу эшнең һәркемнең кулыннан килүенә тагын бер кат инанды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: