«Салют, Җиңү!» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 20 апреля по 15 мая 2026 года

2026 елның 20 апреленнән 15 маена кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 3-11 яшьлек балаларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Салют, Җиңү!» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Без сезнең иҗади эшләрегезне көтеп калабыз:
– Җиңү көненә һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре;
– балалар язучылары һәм шагыйрьләренең сугыш турында шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен сәнгатьле итеп укыганның видеоязмалары.

Үткәрү урыны: 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге, Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 4/08, 110 нчы фатир, Хәсән Туфан тукталышы.
Белешмәләр өчен телефон: 38 – 71 – 82
e-mail: bic_cbs@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: