«Цифрлы заманда китапханәченең эш көннәре» төбәкара бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: до 27 мая 2026 года

В.Ф. Тендряков исемендәге Вологда өлкә җәмәгать фәнни китапханәсенең яшьләр үзәге хезмәттәшләрне «Цифрлы заманда китапханәченең эш көннәре» төбәкара бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге цирфлы заманда китапханәче һөнәренең уңай имиджын формалаштыру, иҗади эшләүче белгечләргә теләктәшлек итү, шулай ук уңышлы китапханә тәҗрибәләрен тарату максатларында оештырылды. 
Катнашучылар, барлык төр һәм дәрәҗә китапханә хезмәткәрләре үз эшләрен өч номинациядә һәм аларның һәрберсендә өч эшкә кадәр тәкъдим итә ала.

«Фотография» номинациясендә һөнәрнең үзенчәлекләрен чагылдыручы автор фотолары кабул ителә.
«Китапханәче һәм нейрочелтәр» номинациясе ясалма интеллект ярдәмендә рәсемнәр һәм видео ясауны күзалдында тота. 
«VK-клип» номинациясендә катнашучылар креатив вертикаль видеороликилар ясый.

Гаризалар 27 майга кадәр tendryakovka@ya.ru электрон почтасына «На конкурс «Будни библиотекаря в цифровую эпоху» дип билгеләп җибәрелә.
«Хәзерге заман китапханәсе: укучыга таба юнәлеш» Яшь китапханәче университеты кысаларында 18 июньдә нәтиҗәләр чыгарылачак. Җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнәчәк. Жюри шулай ук аеруча яхшы эшләргә махсус дипломнар бирү хокукына ия. Призлы урыннар алмаган катнашучылар катнашучы дипломны түләүле ала ала. 
Катнашучыларның барлык эшләре  «ВКонтакте» социаль челтәренең Все работы участников будут размещены в группе «Библиогурман» https://vk.com/bibliogurman төркемендә урнаштырылачак, бу һөнәри аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм китапханәчеләрнең цифрлы технологияләр чорында иҗади потенциалын күрсәтү өчен мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Бәйгенең нигезләмәсе

Новых Татьяна Николаевна, В.Ф. Тендряков исемендәге Вологда өлкә фәнни китапханәсенең китапханә-мәгълүмати яшьләр үзәге мөдире, тел:8 (8172) 20-13 -11, tendryakovka@yandex.ru

Поделиться: