«Бөек әкиятче көне» квест-уены (6+)

20 апрельдә 3 нче санлы китапханәдә Ганс Христиан Андерсенның туган көненә «Бөек әкиятче көне» дигән квест-уен узды. Әкиятче сәер феялар, эльфлар, тролльләр турында язган, әмма аның әкиятләрендә беренче урында – кеше. Аның барлык әкиятләре, ни турында гына язса да, кешеләр, аларның хыяллары, кылган гамәлләре, яшерен күңел серләре турында сөйли. 

20260420_121738
20260420_121823
20260420_123052

Чара башында балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация белән танышты. Шуннан соң «Табышмаклар», «Дюймовочка», «Кай һәм Герда», «Табышлар бюросы», «Әкияти сүзләр» станцияләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт башланды. Әлеге станцияләрдә балаларны алдагыч-табышмаклар, бәйгеләр, уеннар, викториналар көтте. Уен барышында дөрес җаваплар өчен катнашучылар принцессадан боз «кыйпылчыклары» алды, аларны җыеп, Оле-Лукойега аның кулчатырын сихердән чыгарырга булышты. Балалар барлык биремнәрне бик яхшы җиңеп чыкты һәм вакытларын күңелле итеп уздырды. Чара азагында укучылар Андерсенның «Ель» әкияте буенча мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: