«Сәламәтләр иленә сәяхәт» әдәби уены (6+)

16 апрельдә 23 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сәламәтләр иленә сәяхәт» дигән әдәби уен уздырды.
Чара китапханәченең балалар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, кнө трәтибен үтәүнең әһәмияте турында зур булмаган әңгәмәсеннән башланды. Балалар «Сәламәтләр иле» буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, анда ныклы сәламәтлек, көч-кодрәт, яхшы кәефнең төп серләре турында белде. Кызыклы бәйге һәм викториналарда катнаштылар.

2. 23ф. Литературная игра «Путешествие по стране Здоровячков» (6 )
3. 23ф. Литературная игра «Путешествие по стране Здоровячков» (6 )
4. 23ф. Литературная игра «Путешествие по стране Здоровячков» (6 )
1. 23ф. Литературная игра «Путешествие по стране Здоровячков» (6 )

Чарада катнашучылар төрле станцияләрдә булып, анда шәхси гигиена әйберләре турында табышмакларны чиште, чисталык турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. A, B, C, D витаминнары белән таныштылар, аларның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында белделәр, нинди яшелчә, җиләк-җимеш һәм ризыкларда аларның булуын игътибар белән эзләделәр. 
Чара азагында балалар «Сәламәтлек көне» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда иммунитетны ничек ныгытырга, көн тәртибе ни өчен кирәк һәм кайсы китаплар үзеңне кайгыртырга ярдәм итә дигән мөһим сорауларга җаваплар тапты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: