«Шулкадәр күптөрле Убырлы Карчык» шәһәркүләм рәсем бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 15 апреля по 1 июня 2026 года

2026 елның 15 апреленнән 1 июненә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-12 яшьлек балаларны «Шулкадәр күптөрле Убырлы Карчык» дигән шәһәркүләм рәсем бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгегә түбәндәге номинацияләрдә урман тылсымчысы Убырлы Карчыкка багышланган рәсемнәр кабул ителә:
«Убырлы кушаматлы карчык» — әкияти Убырлы Карчык рәсеме.
«Мисс Убырлы Карчык» — заманча Убырлы Карчык рәсеме.
«Убырлы Карчыкның тылсымлы дөньясы» — герое Убырлы Карчык булган әкият сюжетын чагылдыручы рәсем.
«Яшь рәссам» — сәнгать мәктәпләре укучылары рәсемнәре.

Бәйге эшләре 2026 елның 1 июненә кадәр кабул ителә. 
Эшләр түбәндәге адрес буенча китапханәгә тапшырыла: Сөембикә пр., 37 нче йорт (43/06), 170 нче фатир.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-86-00.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: