«Хәзерге заманда аллергия: авыруны ачыклау, дәвалау һәм кисәтү» табиб белән очрашу (18+)

Аллергия хәзерге заман сәламәтлек саклау өлкәсендә иң актуаль проблемаларның берсе булып санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, аллергия авырулары дөньядагы иң киң таралган тайпылышлар исемлегенә керә. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Хәзерге заманда аллергия: авыруны ачыклау, дәвалау һәм кисәтү» темасына ТРның атказанган табибы Зотов Александр Николаевич белән очрашу оештырды. 

20260409_131503
20260409_131231
20260409_131500
20260409_131212
20260409_131217
20260409_131233
Табиб хәзерге заманда аллергиянең таралуы ничек үзгәрүе һәм нинди сәбәпләр аркасында кешеләрнең әйләнә-тирә мохит тәэсиренә сизгерлеге артуы турында сөйләде. COVID-19 пандемиясенең аллергия авырулары таралуга һәм үсеш алуына ничек йогынты ясавы, Россиядә аллергияне ни рәвешле ачыклаулары һәм дәвалаулары турында мәгълүмат бирде. Табибның чыгышы әлеге темага багышланган әдәбиятка күзәтү белән тулыландырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: