ШӘҺӘР ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕНДӘ КИТАПХАНӘ ТӨНЕ-2026! (6+)

Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе 18 апрель көнне 17:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр язның төп мәдәни вакыйгасы — «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясенә чакыра.
Быел без бергәләп «Халыклар бердәмлеге – Россиянең көче» дигән темага багышланган мавыктыргыч сәяхәткә юл тотарбыз. Таныш заллар бер кичкә һәркем үзе өчен үзенчәлекле нәрсә дә булса табачак мәдәниятләр, гореф-гадәтләр һәм сәнгатьләр киселешенә әйләнәчәк. 
Сезне язучылар белән очрашулар һәм иҗат кешеләре белән әңгәмәләр көтә. Китап хәзинәләре сезнең алда колач җитмәслек Ватаныбызның бай мирасын ачып салачак, ә шигъри композицияләр безне нәрсә берләштерүен искә төшерәчәк. 
Яшь кунакларны курчак театры спектакле тылсымы җәлеп итәчәк, ә иң кызыксынучылар мобиль планетарийда космос киңлекләренә күз сала алачак. Кул эшләнмәләре белән кызыксынучылар өчен чын шедеврлар туа торган күргәзмә-ярминкә үз ишекләрен ачачак. Өстәл уеннары кичәсе дусларны бер өстәл артында җыячак, ә әдәби чәйханә барысын да җылылыгы һәм хуш исләре белән җылытачак.

Ачыш ясарга, илһам алырга һәм аралашырга килегез!

Поделиться: