«Уку планетасының йолдызлы тарихлары» танып белү-уен программасы (6+)

13 апрельдә 13 нче санлы китапханәгә кешенең космоска беренче очышының 65 еллыгына билгеләп үтү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде. Программа барышында балалар космос турында үз белемнәре белән уртаклашты: алар беренче космонавт Юрий Гагаринны, 12 апрель Космонавтика көне икәнен, беренче булып космоска Белка һәм Стрелка очуын, космонавтларның ризыгы тюбикларда булуын белә.

13 ф. Познавт-игров программа Звездные истории планеты Читалии 1
13 ф. Познават-игров программа Звездные истории 2
13 ф. Познават-игров программа Звездные истории 4
13 ф. Познават-игров программа Звездные истории 3
Китапханәче балаларны язучы Елена Ульеваның «Кояш системасы» дигән космик әкиятләр китабы белән таныштырды. Әкиятләрдә Кояш йолдызы һәм барлык планеталар: Меркурий, Венера, Җир, Марс һ.б. турында сүз бара. Китап матур иллюстрацияләр белән эшләнгән.
Китапханәче «Кояш һәм Ай турында әкият»не һәм «Ни өчен ай киемсез йөри» дигән әкиятләрне кычкырып укыды. Шулай ук катнашучылар космик табышмаклар чиште һәм космонавтларның әзерлек күнегүләрендә катнашты. 
Чара азагында балалар космос турында Профессор Почемушкиннан «Познавательные мультики» сериясе фильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: