«Яраткан шәһәребез» викторинасы (6+)

9 апрельдә 3 нче санлы китапханәдә «Яраткан шәһәребез» дигән викторина узды. Безгә кунакка 6 нчы сыйныф укучылары килде.  
Быел яраткан шәһәребезгә 400 ел тула. Шул уңайдан «Яраткан шәһәребез – Яр Чаллы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Башта китапханәче Чаллы шәһәренең тарихын сөйләде. Балалар мавыгып тыңлады һәм сораулар бирде. Чыгыштан соң укучылар «Без яши торган шәһәр» видеоролигын карады, шәһәрнең гимны яңгырады. 

20260330_104259
20260330_104526
20260330_111011

Видеоролик караганнан соң, без «Туган шәһәр урамнары буйлап». дигән викторина үткәрдек. Балалар ике командага бүленде һәм сорауларга актив җавап бирде. Алар Чаллының урамнары, проспектлары, бульварлары, скверлары һәм парклары буйлап виртуаль йөреп чыкты, аларның кайсы танылган шәхесләр хөрмәтенә аталуын белде. Чара азагында балалар шәһәребез турында китаплар карады. Алар бу чарадан бик канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: