«Яшүсмерлек чоры проблемалары» психолог белән лекция (12+)

9 апрельдә 12 нче санлы китапханә укучылар өчен яшүсмер чорның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуга юнәлдерелгән мавыктыргыч чара уздырды. Психологлар Г. Шәйдуллина һәм З. Әхмәтҗанова яшүсмерләрнең психологик халәте, аларның үсеш этаплары һәм балалар алдында килеп чыккан авырлыкларны тудырырга мөмкин булган сәбәпләр, һәм шулай ук яшь кешенең гармонияле үсеше өчен сәламәт тормыш рәвешенең никадәр мөһим булуы турында аңлаешлы итеп сөйләде. «Нейрографика» дигән мавыктыргыч һәм файдалы мастер-класс уздырдылар.

фото1подрост
фото2пдрост
фото3подрост
фото4подрост
фото5подро
фото6подрост

Балалар яшүсмерләргә ярдәм итү, сәламәт тормыш рәвешенә мотивлаштыру һәм үзара аңлашуны ныгыту буенча гамәли киңәшләр алды. Китапханә хезмәткәрләре чара темасы буенча китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: