«Извилиум» квизы (12+)

6 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «Извилиум» квизы оештырды.

изв3
изв2
изв1
изв4
Чара барышында катнашучылар, ике командага бүленеп, гадәти булмаган фикерләүләрен, җитезлекләрен, тапкырлыкларын һәм ярыш азартын күрсәтте. Аларга һәрберсе төрле белем өлкәләре буенча бишәр сораудан торган биш раунд узарга тәкъдим ителде. Барлык раундлар нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнде. 
Чарада катнашучылар интеллектуаль ярышның мондый форматын югары бәяләде, бик күп уңай хисләр, яхшы кәеф һәм яңа белемнәр алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: