«Кечкенә генә апрель шаярулары» сюрпризлар көне (6+)

4 апрельдә 10 нчы санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында сюрпризлар көне узды.
Чара башында китапханәче анда катнашучыларны Көлке көнен бәйрәм итү тарихы һәм беренче апрель шаяртулары традицияләре белән таныштырды. Балалар көлүнең иң яхшы дару икәнлеге, 1 минут көлүнең бер стакан каймакны алыштыра алуы һәм гомерне 15 минутка арттыруы турында белде. 

10ф. День сюрпризов «Маленькие апрельские шалости». Конкурс «Веселый художник»
10ф. День сюрпризов «Маленькие апрельские шалости». Конкурс «Надувательный бум».
10ф. День сюрпризов «Маленькие апрельские шалости». Конкурс «Надувательный бум»
10ф. День сюрпризов «Маленькие апрельские шалости»
10ф. День сюрпризов «Маленькие апрельские шалости». Участники мероприятия

Аннан соң укучыларга тапкырлыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярышырга тәкъдим ителде. «Кызык хәл», «Бубликлардан тишекләр», Тизәйткеч әйтүчеләр», «Шар кабарту», «Шаян рәссам» кебек уеннар һәм бәйгеләр үтте. Шулай ук балалар иң гадәти булмаган, буталчык, логикасыз һәм күңелле сорауларга һәм табышмакларга җавап бирде. 
Бәйрәм «Кызык хәлләр»не уку һәм, әлбәттә инде, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: