«Өмет, бәхет һәм бәхет җилкәннәре…» әдәби сәгате (12 +)

Язгы каникуллар вакытында 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен Александр Гринның иң танылган китапларының берсе «Алые паруса»га багышланган әдәби сәгать уздырды. Константин Паустовский: «Әгәр Грин үзенең «Алые паруса» прозада поэмасын гына язып калдырып, вафат булган булса, аны кеше йөрәген камиллеккә чакыру белән борчучы күркәм язучылар рәтенә куяр өчен шул әсәре дә җитәр иде», – дип яза.

14 филиал мероприятие (2)
14 филиал мероприятие (4)
14 филиал мероприятие (1)
Чарада катнашучылар рус язучысы Александр Грин тудырган Гринландия иленә гадәти булмаган маршруты буйлап сәяхәт кылды. «Капитан Грин» дигән беренче тукталышта алар  Александр Гринның кызыклы биографиясе белән танышты. Язучы тормышы һәм иҗаты турында фильмнан өзекләр карадылар. Киләсе тукталыш «Өмет җилкәннәре» дип аталды. Монда балалар «Алые паруса» повесть-феериясенең язылу тарихы, китапны язу уе ничек килеп тууы турында белде. Иң романтик «Ассоль һәм Грэй» тукталышында китап буенча фикер алышу үтте. Балалар белән бергә романтика, югары бәхет турында хыял кешегә көч бирә, ә яхшылык һәм могҗизага ышану иң авыр сынаулар вакытында да ярдәм итәргә сәләтле, дигән нәтиҗә ясалды. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме үз хыялыңа ышану, һәм ул һичшиксез чынга ашачак. 
Очрашуда җырлар яңгырады, шул ук исемдәге фильмнан өзекләр күрәтелде. Балалар шулай ук ком өстәлләрендә әлеге китапларга иллюстрацияләр дә ясап карады.
Чара азагында һәркем алардан ал җилкәнле кораб ясады һәм анда үз хыялын язып куйды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: