«Георгий брошьлары» мастер-классы (6+)

3 апрельдә 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен «Георгий брошьлары» дигән мастер-класс уздырды.
Чара башында китапханәче, балалар матур кул эшләнмәсе ясап кына калмыйча, аны әһәмиятен дә аңлый алсын өчен, георгий тасмасының барлыкка килү тарихы һәм аның мәгънәсе белән таныштырды. Чөнки георгий брошы — ул гади бизәнү әйберсе генә түгел, ә батырлык һәм патриотлык символы да. 

(1) image-26-08-20
(2)image-26-08-21-3
(3)image-26-08-22-1
(4)image-26-08-22-5

Мастер-класста балалар брошьны ясау өчен кирәкле материаллар: төсле тасмалар, җилем, төрле декортив бизәгечләр алды. Китапханәчеләр җитәкчелеген астында һәр бала үзлектән уникаль брошын ясый алды. 
Процесс бик мавыктыргыч булды: балалар бик теләп тасма төсләрен сайлады, бизәкләр ясады һәм үз эшләнмәләрен бизәде. Иҗади һәм дустанә рухта алар идеяләре белән уртаклашты һәм бер-берсенә булышты, бу исә чараны тагын да кызыклырак итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: