«Тормышка елмаер өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк!» акциясе (12+)

3 апрельдә 15 нче санлы китапханә киң даирә укучылар өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка елмаер өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк!» дигән акция уздырды. 
Акция барышында укучылар актив тормыш рәвеше турында белде һәм язучыларның спорт мавыгулары белән танышты.

15филиалмероприятие (1)
15филиалмероприятие (2)
15филиалмероприятие (3)
Чараны танып белү уеннары һәм викториналар дәвам итте. В игре «Физкультура, спорт һәм актив тормыш рәвеше турында чынбарлык һәм мифлар» уенында спорт турында кайсы фикерләрнең дөреслеккә туры килүен, ә кайсылары миф булуын ачыкларга кирәк булды. «Мәкальне җый» уенында мәкальләрнең башын һәм азагын тоташтырырга тиеш булдылар. «Спорт әдәби геройлар тормышында» викторинасы сорауларына җавап биреп, өлкәннәр һәм балалар бик теләп танылган әдәби әсәрләрне һәм аларның персонажларын искә төшерде. 
Акция азагында һәр катнашучы сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча киңәшләр белән китап кыстыргычлары алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: