«Театр дөньясына сәяхәт» театрга экскурсия (6+)

3 апрельдә 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Театр дөньясына сәяхәт» дигән исем астында театрга экскурсия уздырды.

20260326_125433
20260326_115209
Балалар тылсымлы театр дөньясына кереп чумды, театрның барлыкка килү тарихы белән танышты, аның төрләре һәм жанрлары турында белде. Билгеле булганча, театрның төп элементларының берсе – уен, шунлыктан бу көнне төрле сәхнәләштерүләр, миниатюралар, уеннар куелды, хәтта әкият күрсәтелде. 
Китапханәче катнашучыларны театрның төрле төрләре, театр һөнәрләренең күптөрлелеге белән таныштырды. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.  Театр һөнәрләре белән таныштылар. Мәгълүмати әңгәмәдә курчак театры дигән сәнгать төренә аерым игътибар бирелде. Балалар театр курчакларының күптөрле материалдан булуы турында белде: балчык, тукыма, картон, гади кәгазь, шулай ук аларны үзлектән кул астындагы материаллардан эшләргә мөмкин. Кызыклы экскурсия онытылмас һәм файдалы ял итү булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: