«Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу
27 апрель көнне 22 нче шәһәр китапханәсе 51 нче мәктәпнең 5-9 сыйныф укучылары өчен «Сезгә илтә юлларым» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Роза Галимулла кызы Хәмидуллина һәм Раушания Азат кызы Гыйләҗева белән очрашу узды. Чара барышында катнашучылар «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең тарихы һәм иҗади эше белән таныштылар. Аннан соң укучылар шагыйрәләр чыгышын тыңладылар. Роза Галимулловна һәм Раушания Азатовна укучыларга 26 апрель көнне сөекле шагыйребез Г.Тукайның зур юбилеен билгеләп үткәрелү турында әйтеп киттеләр һәм шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Кичә барышында кунаклар укучыларны үзләренең шигырь җыентыклары һәм проза әсәрләре белән таныштырдылар. Чарада туган якка, мәктәпкә, табигатькә багышлап язылган шигырьләр яңгырады. Кичә ахырында шагыйрәләр сорауларга җавап бирделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар һәм мәктәп китапханәсенә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. |