«Тукай дәресләре: зирәклеккә адымнар» танып белү сәгате (0+)

«Тукай пәнҗешәмбесе» республика акциясе кысаларында 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен чара уздырды. 
Чара башында китапханәче балаларга бөек татар шагыйренең балачагы турында сөйләде, ул үткән авыр сынауларга һәм аларның язучы иҗатына ничек йогынты ясавына игътибар юнәлтте. Алга таба балалар кызыксынып Тукайның балачагындагы иң якты елларын уздырган Кырлай авылын җылы хисләр белән сурәтләгән мультипликацион экранлаштырудан өзекне карады.

Тукай 1олрдрплодж
Тукай 2ощжзощшхэ
Тукай 3охзэзъэп

Китапханәче белән бергә балалар Габдулла Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый!», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт», «Сөткә төшкән тычкан» кебек берничә балалар өчен шигырьләрен укыды. Балалар шигырьләр турында фикер алышуда актив катнашты һәм мөһим тормыш сабакларына төшенде: мәсәлән, максатка ирешү өчен көч куярга кирәк, чит кеше әйберләре бәхет китерми, ә курку һәм оялу хисләре тудыра һ.б. 
Чара азагында һәр бала Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр белән тематик буягычлар алды. Балалар чарадан илһамланып кайтып китте, күбесе өйдә уку өчен шагыйрьнең китапларын алырга теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: