«Кем колаклары белән күрә» танып белү-уен программасы (6+)

Гадәт буенча, мәктәп каникуллары көннәрендә, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре үзе бер цмклга әөйләнгән кызыклы танып белү чаралары уздыра. Быелгы уку елында мәктәп укучылары каникуллар вакытында «Яшел лаборатория» танып белү сәгатендә (могҗиза-яфраклар турында), «Яфрак коелу табышиаклары» эко-сәгате, «Боз сөңгесе сере» танып белү программаларында катнашты. Язгы каникулларда да тема кызыклы булды. 

13 ф. 31.03.2026 Познавательно-игровая программа Кто видит ушами 1
13 ф. 31.03.2026 Поз.- игровая программа Кто видит ушами 2

Чарада катнашучылар кыю чикерткәләрнең, елгыр еланнарның, җитез кәлтәләрнең, бакылдавык бакаларның һәм тавышсыз ярканатларның колаклары кайда яшерелгәнлеге турында фикер алышты. Убырлы Карчык белән бергә балалар кемнең колаклары иң зуры, кемнең барысыннан да яхшырак ишетүе, ә кемнең колаклары аякларында урнашкан булуы турында белде. 
Балалар «Табигать могҗизасы» викторинасында һәм «Күрәм-күрмим» мини-күнекмәсендә катнашты. Бүген алар бик күп кызыклы мәгълүматлар белде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: