«Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале (6+)

4 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсендә «Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале узачак. Чара Чаллы шәһәре, аның тарихы, мәдәни мирасы һәм хәзерге тормышына багышлана. Фестиваль кунаклары монда элек яшәгән һәм бүген шәһәрнең иҗади һәм иҗтимагый атмосферасын тудыручы кешеләр белән танышачак. 

Фестивальнең программасы:
– Татарстан Республикасының халык рәссамы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиевның картиналар күргәзмәсе.
– В. Высоцкий исемендәге автор җыры клубы чыгышы: тере музыка һәм шигърият.
– Шәһәрдәшләр көнкүрешенең тарихи реконструкциясе.
– Халык осталары катнашында мастер-класслар.
– «Тарихи мирасны ничек сакларга һәм моның өчен шәһәрдәшләр нәрсә эшли» темасына лекторий.

Фестиваль төрле яшьтәге барлык тамашачыларга кызыклы булыр дип ышанып калабыз. Оештыручылар, вакытны файдалы итеп үткәрү өчен, чарага гаилә белән килергә чакыра.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (917) 271-27-47
Керү ирекле.

Поделиться: