«Зәвыклы бизәнү әйберсе – беләзек» мастер-классы (12+)

Менә күптән көтеп алынган каникуллар да башланды! Буш вакыт күбәйде. Ял итәргә, дуслар белән очрашырга һәм мастер-классларда вакытны шәп итеп уздырырга мөмкин. 30 март көнне 13 нче санлы китапханәгә зәвыклы беләзекләр үрергә өйрәнү максаты белән алтынчы сыйныф кызлары килде.  

13 ф. 30.03.2026 МК Стильное украшение-браслет 1
13 ф. 30.03.2026 МК Стильное украшение-браслет 2

Мастер-класста катнашучылар беләзекләрне ясау өчен нинди материаллар кулланылуы, кибетләрдә нинди коннекторлар сатылуы турында белде, һәм үз куллары белән кызыл җептән матур беләхекләр үрде. Беләзекләр матур һәм пөхтә килеп чыкты. Китапханәчеләр балаларны башка мастер-классларда да катнашырга чакырды, һәм укучылар килергә сүз бирде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: