«Зирәкләр, алга» викторинасы (12+)

Заманча китапханә — ул китаплар һәм журналлар гына түгел, ә иҗади чаралар, танып белү уеннары һәм төрле викториналар да. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балаларга дөньядагы бар нәрсәләр турындагы викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Чарада катнашучылар ике командага бүленде. Уенда 5 раунд: «Хайваннар», «Үсемлекләр», «Җир», «Кеше» һәм «Барысы турында да».

13 ф. 30.03.26 Викторина Вперед. эрудиты 1
13 ф. 30.03.2026 Викторина Вперед, эрудиты 2
13 ф. Викторина Вперед, эрудиты 3

Чара бик мавыктыргыч узды. Сораулар күптөрле булды: Кеше тәнендә кайсы эчке әгъза иң зуры? Җирдә кайсы океан иң зуры? Нинди үсемлекнең тамыры юк? һ.б. Викторина уйнау — ял итү, яңа мәгълүмат алу һәм үз зирәклегеңне күрсәтү өчен яхшы ысул.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: