«Яраткан китап белән очрашу» бәйрәме (6+)

27 мартта, Балалар китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яраткан китап белән очрашу» бәйрәме үтте. Китапханәче балаларны бик шатланып каршы алды һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте.

1774604990340
1774605230697

Укучылар Балалар китабы атналыгының барлыкка килү тарихы турында белде, яраткан әсәр геройларын искә төшерде, бик теләп уен программасында катнашты, әдәби викторина сорауларына дустанә җавап бирде, «Хәрефләрдән буталчык», «Пазлны җый» уенында катнашты. Бу көнне китапханәдә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады, ә яхшы һәм кызыклы китаплар дөньясы белән танышу балалар өчен бүләк булды. Укучылар өйдә уку өчен яңа китаплар алып кайтып китте. Барысы да уңай тәэсирләр, яхшы кәеф һәм күбрәк китаплар уку теләге алды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: