«Тату бердәмлектә яшәрбез» төбәк иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 11 марта по 17 апреля 2026 года

2026 елның 11 мартыннан 17 апреленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-14 яшьлек балаларны Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Тату бердәмлектә яшәрбез» төбәк иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгегә түбәндәге номинацияләрдә бәйгенең темасын чагылдыручы эшләр кабул ителә:

  • «Күпмилләтле туган җирем» – дуслык турында әсәрне сәнгатьле укыганның видеоязмасы;
  • «Туган җир бизәкләре» – милли бизәкләр һәм киемнәрнең рәсемнәре фотосурәте;
  • «Күптөрле милли бизәкләргә бай Россия» – катнашучының милли киемдәге фотосы.

Бәйге эшләре 2026 елның 17 апреленә кадәр (кертеп) кабул ителә. 
Бәйге эшләре оештыручының library_23@mail.ru электрон адресына җибәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-51-51

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: