«А дан Я га кадәр китап маҗаралары» фестивале (6+)

26 мартта 10:00 нан 14:00 сәгатькә кадәр Шәһәр үзәк китапханәсе шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын Бөтенроссия балалар китабы атналыгына багышланган «А дан Я га кадәр китап маҗаралары» фестиваленә чакыра. 

Фестиваль кысаларында чарада катнашучылар лаеклы рәвештә бәяләячәк күп чаралар үткәреләчәк: мастер-класс, «Җиде диңгез» Камера курчак театрыннан театральләштерелгән уен программасы, Татар драма театрыннан кунаклар белән очрашу, экскурсия һәм квест. Укучылар игътибарына шулай ук китапханә фондындагы китаплардан торган «Халыклар күп – ил бер», «Яңа китаплар» күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.

Поделиться: