«Туган телем – шагыйрьләр теле» VIII төбәк нәфис сүз осталары бәйгесе (12+)

Платно
Время проведения: С 12 марта по 14 апреля 2026 года

2026 елның 12 мартыннан 14 апреленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 12 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге теләге булганнарны татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Туган телем – шагыйрьләр теле» VIII төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйге читтән торып үткәрелә. 
Бәйгегә Г. Тукайның һәм Г.Тукай турындагы шигырьләрне сәнгатьле укыганның видеоязмалары library-muzei@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Бәйге эшләре 2026 елның 14 апреленә кадәр (кертеп) кабул ителә. 

Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: