«Яз моңыдай шигърият» шигъри чарасы (18+)

19 мартта 1 нче санлы китапханә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган  «Яз моңыдай шигърият» дигән шигъри чара уздырды. Кичәдә бүген дә кешеләр йөрәкләрен җылытучы һәм сокландыргыч Есенин, Пушкин, Пастернак, Ахматова, Цветаева шигырьләре яңгырды. 

smart
IMG_20260318_161718_197 (1)

Катнашучылар аерым бер кызыксыну белән Пушкин, Есенин, Высоцкий шигырьләренә романсларны тыңлады, соңгы юллары буенча әсәрләрнең исемнәрен белде, портретта кайсы шагыйрь сурәтләнгәнен таныды, яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләде, һәм шулай ук үзләре язган шигырьләре дә яңгырады. Чара китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.
Чара бик җылы һәм дустанә рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: