«Япония китаплар күзлегеннән» китапханә глобусы (12+)

Япония турында без нәрсә беләбез? Ул Япон диңгезе, сакура, самурайлар, кызыклы архитектура, үзенчәлекле мәдәният. Бу турыда һәм башкалар турында уртанчы сыйныф укучылары 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләреннән кояш чыгышы иленә багышланган «Япония китаплар күзлегеннән» дигән китапханә глобусы үткәрү барышында белде. Катнашучылар архитектура, рәсем сәнгате, театр, музыка үзенчәлекләре белән танышты, кыю самурайлар, матур сакура, кодрәтле Фудзияма вулканы, милли кимоно киеме турында белемнәр алды. Япония турындагы әдәбият әлеге серле ил атмосферасына кереп чумарга һәм борынгы цивилизациянең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде.

IMG_20260318_120128_183
IMG_20260318_120137_838
IMG_20260318_120137_952

Тосия Нисиданың «Прогулки с Хару» китабы битләре буйлап сәяхәт итеп, яшьләр кыю һәм курку белмәс геройлар белән бергә серле ил буйлап мавыктыргыч турнега юл тотты, яңа көнчыгышның төрле почмаклары атмосферасыа кереп чумды, анда яңа шәһәрләр ачты һәм яңа дуслар тапты Сәяхәт Япониянең борынгы башкаласына яңача күз салырга һәм аның халкы белән танышырга мөмкинлек бирде.Якуси Китагаваның «Благодаря встрече с тобой» китабының төп геройлары ярдәмендә балалар кызыклы вакыйгалар һәм гаҗәеп маҗаралар әйләнешенз кереп чумды. Төп геройлары Трогательная и тихая история жизни главных героев Ёске һәм Харукиның дулкынландыргыч һәм тыныч тарихы безне әйләндереп алган дөньяны японнар күзлегеннән күрергә, әлеге үзенчәлекле халыкның күңел фәлсәфәсен аңларга мөмкинлек тудырды.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: