«Халыклар күп – ил бер» телдән журналы (6+)

Россиядә бик күп халыклар яши. Шуңа да карамастан без бер зур илнең гражданнары. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, кәсепләре, уеннары, биюләре бар. 17 мартта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Россия халывклар бердәмлеге елына багышланган «Халыклар күп – ил бер» дигән телдән журнал үткәрелде. Чара башында балалар сәяхәткә юл тотты һәм Россия территориясендә яшәүче Идел буе халыклары марилар, мордвалар, чуашлар, татарлар, удмуртлар, башкортларның тормыш рәвешләре белән танышты. Сәяхәт вакытында балалар халык бәйрәмнәре һәм чүпрәк курчаклар, әлеге халыкларның символлары һәм милли икемнәре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. 

IMG_20260317_092809
IMG_20260317_093047
IMG_20260317_093819
IMG_20260317_101407
IMG_20260317_110203
IMG_20260317_111938

Шулай ук Россия символлары белән таныштылар: гимн тыңладылар, гербның килеп чыгышы һәм Россия байрагы төсләренең нәрсә аңлатуы турында белде. Чара азагында малайлар һәм кызлар бик теләп киеме Россия байрагы төсләреннән эшләнгән «Россия кызы» сувенир курчагын ясады. Бу курчак Россия-Ана образын символлаштыра. Мондый курчак җылылык һәм туган йорт рухы белән тулган бик әйбәт сувенир һәм талисман була ала. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: