«Китап белән тормыш күңелле» очрашу (6+)

17 мартта 12 нче санлы китапханә яшь укучылар өчен Чаллының танылган  шагыйрәсе Зөләйха Минһаҗева белән иҗади очрашу уздырды. Очрашу вакытында китапханәче укучыларга шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Кичә бик бай һәм кызыклы үтте: мәктәп укучылары һәм автор башкаруында матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Зөләйха Минһаҗеваның үзе укыган әсәрләре аеруча тәэсирләндерде. 

1 (2)паелдыкпщзавмп
3вмаыжлдо489
аволд4389па
вадлжкп0954
2авшдлцура76

Чара барышында шагыйрә кунакларга үзенең китапларын тәкъдим итте һәм моңа кадәр басылып чыкмаган шигырьләрен укып үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм автор белән шәхсән аралаша алды. Күп кенә балалар яраткан шагыйрәләренең автографы белән китаплар алды, Зөләйха апалары белән истәлеккә фотога төште. Очрашуны тәмамлап, укучылар шагыйрәгә чын күңелдән рәхмәт белдерде, аңа киләчәктә дә иҗади үрләр, илһам һәм яңа матур әсәрләр тууын теләп калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: