«Китап битләре буйлап песиләр йөри» әдәби сәяхәте (6+)

Песиләр көнен Россиядә мартта билгеләп үтәләр. Бу дүртаяклы дуслар Россия халкының күпчлеге трафыннан аеруча яратып тәрбияләнә. 13 нче санлы китапханә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен песиләргә багышланган чара оештырды. Чара «Китап белән дөнья яктырак һәм матуррак» программасы кысаларында үтте. Катнашучылар песиләр турында китаплар белән танышты һәм үзләренең яраткан йорт хайваннары турында сөйләде. 

13 ф. Лит. путешествие Гуляют кошки по страницам 2
13 ф. Лит. путешествие Гуляют кошки по страницам

Китапханәче песиләр тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды.  Ни өчен песи борынын аяклары белән каплый, ни өчен юына, аңа мыеклар нәрсәгә кирәк? Балалар песиләргә – әдәби әсәр геройларына багышланган викторина сорауларына җавап бирде, һәм шулай ук «Йорт хайванының исеме ничек» дигән күңелле уенны уйнады һәм «Кот Василий», «Усатый-полосатый» һ.б. шигырьләрне тыңлады. Чара «Три кота» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: