«Без синең дусларың, табигать» китапханә экотуры (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсе 10 марттан 13 мартка кадәр, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Без синең дусларың, табигать» дигән китапханә экотуры уздырды.
Очрашу экология турында мавыктыргыч сөйләүдән башланды: балалар табигатьне һәм аның байлыкларын саклауның әһәмияте турында белде, кешенең әйләнә-тирә дөньяга нинди йогынты ясавы турында фикер алышты һәм һәрберебезнең планетабызны саклап калу өчен нәрсә эшли алуы турында сөйләште.  

(1)IMG_3553
(2)IMG_3559
(3)112214
(4)113151
(5)113202

«Китап аша – табигатькә мәхәббәт» китап күргәзмәсе чараны тагын да бизәде. Яшь кунаклар кызыксынып хайваннар, үсемлекләр һәм экологик проблемалар турында китаплар һәм журналларны карады.
Ә белемнәрен гамәлдә сынап карар өчен, катнашучылар командаларга бүленде һәм «Табигать белгечләре» экологик уенында ярышты. Уен «Кошлар турында табышмаклар», «Җәнлекне һәм кошны таны», «Урман Айболитлары», «Безнең агачлар», «Урманда яшәүчеләр» дигән биш мавыктыргыч турдан торды. Чара чын-чынлап дустанә рухта узды һәм белемнәргә бай булды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: