«Конек–Горбунок табышмаклары» әдәби могҗизалар кыры (6+)

13 мартата 3 нче санлы китапханәдә күренекле рус язучысы П. П. Ершовка багышланган әдәби могҗизалар кыры узды. Ершовның студент вакытта язган «Конёк-Горбунок» әкияте аңа танылу алып килә. А. С. Пушкин әкиятне укыганнан соң, себер әкиятчесенә: «Хәзер андый әсәрләрне мин язмасам да ярый», – дип яхшы сүзләр әйтә. 

20260313_103638
20260313_104009
20260313_104911
Чара китапханәченең П.П.Ершовның тормышы һәм иҗаты турында сөйләвеннән башланды, балалар язучының биографиясе һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, ул кунакларны танылган «Конёк-горбунок» әкияте белән таныштырды. Язучының биографиясе һәм әкияте белән танышканнан соң,  балалар әкият буенча сорауларга җавап бирде, әкият геройлары турында табышмаклар чиште, зур кызыксыну белән иске сүзләрнең мәгънәләрен белде. Могҗизалар барабаны һәр катнашучыны әкиятнең эчтәлеген искә төшерергә һәм дулкынланып уенның һәр туры биремнәрен чишәргә чакырып торды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: