«Тылсымлы театр дөньясы» очрашу (12+)

26 мартта Бөтендөнья театр көнен бәйрәм итү кысаларында Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театры артистлары Алсу Сәгыйдуллина һәм Физәлия Габидуллина белән очрашу үткәрәчәк. Кунаклар осталык серләре белән уртаклашачак, үз иҗади юлларының ничек башлануы һәм тәҗрибә туплаулары турында сөйләячәк, шулай ук катнашучыларны татар театры тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштырачак. 

Тамашачылар актерларның иҗади тормышы һәм сәхнә артына кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. 

Поделиться: