«Халык зирәклеге» фольклор утырмалары (6+)

6 март көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Халык зирәклеге» дигән фольклор утырмалары үткәрде. Очрашу барышында балалар легенда, әкият, риваять, гыйбрәтле хикәя, хикәят, быличка, былина кебек рус фольклоры төрләре һәм формалары белән танышты. Катнашучылар аларның бер-берсеннән ничек аерылуы, аларда төп герой кем булуы һәм сюжет нигезендә нәрсә ятуы турында белде. 

20260305_080652
20260305_085812
20260305_090039
20260305_091621
20260305_092109
IMG_20260305_082049

Чара вакытында «Малюхонький старичок», «Русалки» быличкалары; Төпсез күл турында легенда; «Авдотья Рязаночка» былинасыннан өзек; «Не торопись осуждать» гыйбрәтле хикәясе; белгород киселе турында риваятьләр кычкырып укылды. Шулай ук Казан турында риваять, «Всё в твоих руках» дигән гыйбрәтле хикәя, П.П. Бажов әкиятләре буенча «Горный мастер» мультфильмыннан өзек күрсәтелде. Очрашуда катнашучылар блиц-сораштыруда һәм батырлар турында видео-викторинада катнашты. Чара азагында балалар халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкның якты киләчәккә, яхшылыкның көченә һәм гаделлеккә ышанычы чагылган дигән нәтиҗәгә килде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: