«8 март – үзенчәлекле көн…» бәйрәм очрашуы (18+)

6 мартта 5 нче санлы китапханәдә «Яхшы күршеләр» клубында катнашучылар өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «8 март – үзенчәлекле көн…» дигән бәйрәм очрашуы узды. Хатын-кызлар – пенсия яшендәге укучылар китапханә хезмәткәрләреннән җылы котлау сүзләре ишетте, бәйрәмгә багышланган мавыктыргыч бәйгеләрдәр, интерактив уеннарда катнашты, күңелле музыкаль видео номерлар карады, тарихи календарьга күз салды һәм хатын-кызлар көне ничек барлыкка килгәнен белде. Чара чын күңелдән ял итәр, үзара аралашыр һәм онытылмас яз һәм матурлык бәйрәменнән ләззәт алыр өчен яхшы сәбәп булды. 

20260306_151225
20260306_151255
20260306_151451
20260306_153110
IMG_20260306_151116_568
IMG_20260306_151740_462

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: