«Язгы тамчы» бәйрәм программасы (12+)

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасындагы иң якты һәм язгы бәйрәм — 8 март Халыкара хатын-кызлар көне. Ул яз башлануны символлаштыра һәм кешелекнең нәфис затларына мәхәббәт, соклану һәм рәхмәт белдерү өчен яхшы сәбәп булып тора. 

1 photo_5280677018334860834_y
2 photo_5280677018334860842_y
3 photo_5283109631976739893_y
4 photo_5283109631976739898_y
5 photo_5283109631976739905_y
6 photo_5283109631976739891_y
10 photo_5283109631976739950_y
7 photo_5283109631976739918_y
9 photo_5283109631976739887_y
8 photo_5283109631976739913_y

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Язгы тамчы» дигән бәйрәм программасы уздырылды. Әлеге тантаналы көнгә «Күңелебез белән яшь» Россия пенсионерлар берлегенең Чаллы иҗади берләшмәсе 8 Март белән үзенчәлекле итеп котлау әзерләде, анда «Акварель» бию төркеме дә чыгыш ясады.
Бу көнне мөлаем хатын-кызлар хөрмәтенә котлаулар, шаяртулар, күңелле биюләр, матур җырлар яңгырады. Әлеге концерт барлык катнашучыларга онытылмас мизгелләр һәм яхшы кәеф бүләк иткән чын бәйрәм булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: