«Бергәләп укыйбыз – кычкырып укыйбыз» кычкырып укулар (12+)

5 мартта укучылар Бөтендөнья кычкырып укулар көненә багышланган «Бергәләп укыйбыз – кычкырып укыйбыз» дигән кычкырып укуларда актив катнашты. 
Халыкара кычкырып укулар көне  дикцияне яхшырту һәм сүзлек запасын баету белән бергә хәтерне дә үстерүче һәм белем дәрәҗәсен арттыручы кычкырып укулар проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Галимнәр укуның мондый төре бик файдалы, чөнки мәгълүматны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә һәм сөйләмне матуррак итә дип саный. Кычкырып уку — кеше акылы һәм күңеле өчен файдалы шөгыль.

20260305_105441
20260305_105452
20260305_110548

Чара барышында, яраткан әсәрләрен укудан кала, яшь укучылар әңгәмәдә катнашты, аның аша кычкырып укуның нәрсәгә кирәклеге һәм әһәмияте нәрсәдә булуы, ничек дөрес укырга икәнлеге турында белде, һәм бәйрәмнең тарихы белән танышты. 
Укучылар һәм тыңлаучылар өчен викторина оештырылды, анда катнашучылар табышмакларда әсәр авторларын, әкият геройларын таныды, әсәрләрдән өзекләр укыды һәм мәкальләрнең дәвамнарын тапты.
Кычкырып укулар акциянең барлык катнашучыларына яхшы кәеф һәм кычкырып уку теләге бүләк итте. Акция кычкырып укуларның эмоциональ кабул итү һәм аралашу, шулай ук китапны алга этәрүнең бик көчле коралы икәнен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: