«Мартта бар бер шундый көн» әдәби-уен программасы (6+)

4 мартта иң назлы һәм гүзәл язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда 17 нче санлы китапханәдә «Мартта бар бер шундый көн» дигән әдәби-уен программасы узды.
Балалар бәйрәмнең тарихы һәм дөньяның төрле илләрендә аны ничек билгеләп үтүләре турында белде. Л. Толстойның «Лучше всех» әсәрен тыңлап һәм фикер алышып, һәркем үз әнисенең нәрсә белән барысыннан да яхшырак булуы, нинди эшне иң яхшы итеп башкаруы турында әйтте. Әңгәмәдән соң, әниләр төрле, әмма һәрберсе үзенчә гүзәл һәм күп нәрсәләр белә дигән нәтиҗәгә килделәр. С. Михалковның «А что у вас?» шигырен укыганнан соң, хатын-кыз һөнәрләре турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның әниләренең һөнәрләре турында белделәр. Аннан соң балалар бик теләп «Әкиятләрдәге әниләр» мини-викторинасы сорауларына җавап бирде, зур кызыксыну белән табышмаклар чиште, җаваплардан сүзләр төзеде. 

17ф. В марте есть такой денек
17ф. В марте есть такой денек1

Чара кызларны кызыклы итеп котлау, «Өч кыз» татар әкиятен карау һәм «Песня мамонтенка» караоке-җырын башкару белән тәмамланды.
Чара «Ана мәхәббәте белән дөнья гүзәл» китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: